Нурлатта Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт паркы стадионында “Бердәм Россия” партиясенең “Балалар спорты” проекты кысаларында спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр арасында оештырылган мини-футбол ярышлары узды.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, барлык катнашучылар да җиңүгә ныклы омтылыш һәм матур уен күрсәттеләр. Матч кызыклы һәм файдалы булды, балалар бик күп уңай эмоцияләр һәм энергия заряды алдылар. Нәтиҗәдә беренче урынны «Факел-2» командасы яулады, икенче урында – «Факел-1»командасы.