Нурлат яшьләре брейн-рингта катнашты

2021 елның 24 апреле, шимбә

Интеллектуаль уенны Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее оештырды.

Туган телем – иркә гөлем! «Татарстан музейлары язы»республика акциясе кысаларында музей коллективы тарафыннан оештырылган чираттагы брейн-ринг шундый исем астында узды.

Музей коллективы катнашучылар өчен туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган кызыклы программа әзерләгән иде. Командалар әгъзаларын Татарстан Республикасы халыклары тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләренә кагылышлы мәсьәләләр кызыксындырды. Нурлат районы тарихы белән бәйле сораулар да зур кызыксыну уятты.

Уенда 7 яшьләр командасы катнашты. Алар «Люкс»(НГДУ), «Чибәрләр»(мәдәният бүлеге), «Патриотлар»(мәгариф бүлеге), «Бердәмлек»(Нурлат муниципаль районы Советы), «Тулпар»(Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе), «Кызлар» (район башкарма комитеты) һәм “Яшьләр вакыты" (Яшьләр парламенты).

Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее директоры Флюра Морзаханова билгеләп үткәнчә, брейн-рингта катнашучылар составы ел саен яңара бара. Быел да уенчылар сафына яңа командалар өстәлде.

Уенда командалар үзләренең тирән белемнәрен, зирәклекләрен һәм эрудицияләрен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, интеллектуаль уенда «Бердәмлек» командасы җиңде, икенче урында – «Люкс», өченчедә – «Тулпар».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International