Бүген "Нурлат-информ" коллективы Бөтенроссия өмәсендә катнашты, чөнки бу көн, беренче чиратта, чисталык, тәртип һәм яхшы кәеф бәйрәме.
Без, һәрвакыттагыча, бөтен коллектив белән гадәти булмаган өмә оештырырга булдык: якын-тирә территорияне генә җыештырып калмадык, өмә оештыруга бераз иҗади яктан да якын килдек.
Шулай итеп, Ленинны кунакка чакырдык, бу рольне «Нурлат-информ» ның күптәнге дусты Чулпан авылында яшәүче Әнвәр Насыйбуллин башкарды. Безнең идеяне хуплаганнары өчен аның командасына рәхмәт белдерәбез. Саф һавада уртак иҗади эш һәркемгә бик күп шатлык һәм ләззәт китерде.
Без коллектив белән бердәм булып «Нурлат-информ» территориясен чистарту буенча эш башкардык, өмә күңелле һәм нәтиҗәле узды.
Instagramда "Ленин белән өмә" дигән кызыклы видеороликны карарга тәкъдим итәбез.