Нурлатлылар Казанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаша

2021 елның 24 апреле, шимбә

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре киштәләрендә продукциянең киң ассортименты бар.

Бүген авыл хуҗалыгы предприятиеләре, кооперативлар, фермер, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм авыл җирлекләре «Казан» агросәнәгать комплексында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаша.

Традиция буенча, нурлатлылар бу юлы да башкалада яшәүчеләргә бай ассортиментта продукция – яшелчә, сөт продукциясе, икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре, бәрәңге һәм башка бик күп төрдә продукция тәкъдим итте. Сатып алучылар арасында Якты Күлдән Фәйзуллиннар крестьян-фермер хуҗалыгының теплица кыярларына сорау зур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International