Диктант шәһәрнең 3нче мәктәбендә узачак.
«Тарихи хәтер» федераль проекты кысаларында 2021 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына «Җиңү диктанты» дигән Бөтенроссия тарихи диктанты узачак. Бөтен республика белән бу көнне нурлатлылар да «Җиңү диктанты»н язачак.
Нурлатта тарихи диктант үткәрү урыны: Завод урамы, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан 3 нче шәһәр мәктәбе.