Бөтенроссия өмәсе нурлатлыларны берләштерде

2021 елның 24 апреле, шимбә

Нурлатта Бөтенроссия өмәсе уза. Хезмәт коллективлары, мәктәп укучылары бердәм фронт белән үз участокларында чисталык урнаштырырга чыкты.

Нурлатлылар паркларда, скверларда, ишегалларында, җәмәгать мәйданчыкларында һәм башка участокларда эшләде. «Без шәһәребезнең төзек, матур булуын телибез. Масштаблы үзгәртеп корулардан соң Нурлат заманча төс алды. Һәм безнең бурыч-аны чисталыкта һәм тәртиптә тоту. Шуңа күрә бүген күмәк рәвештә бергәләп чисталык урнаштырырга телибез», - диде Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының төзекләндерү һәм шәһәр хуҗалыгы бүлеге баш белгече Лилия Логинова.

Үзәк мөселман зиратында да актив эш алып барыла. Нурлат шәһәре Советы депутаты Хасыйбулла Сөнгатуллин инициативасы белән зиратны чистарту оештырылды.

"Мине Нурлат җылылык челтәрләре оешмасы идарәчесе  Рамил Шакир улы Шәрәпов хуплады һәм пәнҗешәмбе көнне үк эш башланды. Ул барлык кирәкле техниканы бирде, хезмәт кораллары белән нурлатлылар да килде», – диде депутат.

Яшьләр дә актив. Мәктәп укучылары себерке, тырма, көрәк белән мәктәп яны территориясен тәртипкә китерә.

«Мондый өмәләр безне берләштерә. Бөтенроссия өмәсенә дә теләп чыктык. Безнең мәктәп территориясенең яшеллеккә күмелеп торуын телибез", - дип фикерләре белән уртаклашты шәһәрнең 2нче мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Рамил Ильясов.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелгән бөтенроссия өмәсе шәһәрне һәм районны төзекләндерү буенча эшне дәвам итү өчен яхшы сәбәп булды. Мондый чаралар алга таба да дәвам итәчәк.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International