Алмаз Әхмәтшин Төрнәс авылында Али Алиев крестьян-фермер хуҗалыгында булды

2021 елның 24 апреле, шимбә

Али Алиев  игенчелек белән 7 ел шөгыльләнә: 1600 гектарда пай һәм арендаланган җирләрдә көзге бодай, арпа, көнбагыш үстерә. «Хәзерге вакытта 1100 гектар җирне тырмаладык һәм дым капладык. Чәчүгә киләсе атна башында чыгарга планлаштырабыз, әлегә җир бераз дымлырак", - диде Али Бураганович.

Шуның белән беррәттән КФХ башлыгы автопаркны да яңарта, узган ел 20 млн.сумга техника: тракторлар, культиваторлар, тырмалар, катоклар, аларга сабаннар, быел культиваторлар һәм 17 млн. сумлык яңа комбайн сатып алган. Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин Алиев хуҗалыгына визиты кысаларында фермер белән аралашты, яңа техника белән танышты. Фермер үз планнары турында сөйләде, ике елдан соң ул терлекчелек белән дә шөгыльләнергә ниятли. Моның өчен яңа ындыр табагы һәм иген киптергеч төзеләчәк.

“Авыл хуҗалыгы программалары ярдәм итә, алар ярдәмендә сатып алабыз, төзибез, эшлибез", – диде КФХ башлыгы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International