Нурлатта муниципаль хезмәт хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

2021 елның 23 апреле, җомга

Бүген шәһәр Мәдәният сараенда җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды.

Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин муниципаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, иң изге теләкләрен җиткерде. Чара бүләкләү белән дәвам итте, биредә нурлатлыларга төрле ведомство бүләкләре тапшырылды.

Өч авыл җирлеге – Якушкино, Урта Камышлы һәм Яңа Иглай авыл җирлекләре башлыкларына район башлыгы 2020 елда авыл җирлекләре җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү йомгаклары буенча акчалата сертификатлар тапшырды.

Җирле сәхнә осталарының концерт номерлары бәйрәмгә матур бүләк булды һәм чараның кунакларына күтәренке кәеф бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International