Режиссер һәм сценарист Светлана Эрнес (Алякимова) якташлары соравы буенча балалар өчен «Чуваш кинематографының изге бишеге» исемле документаль фильм күрсәтүне оештырды.
Очрашу Нурлат шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында чуваш теле көне алдыннан узды.
"Минем фильмның нурлатлыларга ошавына бик шатмын. Мин аны Татарстанда чуваш киносы көннәре кысаларында өлкәннәргә тәкъдим иттем инде. Ә бүген картинаны балалар караячак. «Чуваш кинематографының изге бишеге» фильмы, аның темасы һәм аның тарихы мәктәп программасына туры килә. Мин үзем дә аның турында чуваш теле дәресләрендә белдем", – дип белдерде режиссер фильмны күрсәтер алдыннан.
Ул укучыларның фильм турындагы фикерләрен белү аңа кызыклы булачагын һәм ул барлык сорауларга да шатланып җавап бирәчәген билгеләп үтте.
Светлана Алякимова балаларның фильм белән кызыксынуына бик шат иде. Әлеге очрашуга әзерләнгәндә алар бәйрәм программасы әзерләгәннәр. Егоркино, Урта Камышлы, Андреевка,Тимерлек, Якушкино һәм Елаур мәктәпләре укучылары иҗади номерларны тәкъдим итте.
- «Балалар кунагыбызны бик сөендерергә тырыштылар һәм туган телдә иҗади номерлар әзерләделәр. Чуваш теле безнең районның алты мәктәбендә укытыла, балалар коллективлары оештырыла, алар үз милли мәдәниятен саклап калу буенча актив эшчәнлек алып баралар», – дип билгеләп үтте ТР Нурлат муниципаль районы «Мәгариф идарәсе» МКУнең милли белем бирү буенча методисты Фәридә Ярмөхәммәтова.
Тик Чуашстаннан килгән кунак өчен күңелле сюрпризлар моның белән генә тәмамланмады. Районыбызның талантлы җырчысы Ирина Краснова үзенең күренекле якташына туган авыл турында җыр багышлады. Светлана Эрнес иҗади эстафетаны бик теләп кабул итте һәм Халыклар Дуслыгы Йорты сәхнәсендә үзенең бай репертуарындагы автор җырларының берсен башкарды.
«Миңа яшәү күңелсез, шуңа күрә мин тормышны үз иҗатым белән бизим», – дип ачты үзенең күпкырлы иҗатының серен Светлана.