Төрнәс авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2021 елның 23 апреле, җомга

Төрнәс авылында яшәүче Халидә Ярулла кызы Сафина бүген 90 яшь зуры юбилеен билгеләп үтә.

Тыл хезмәтчәнен шәхси календарьдагы истәлекле дата белән бүген район башлыгы Алмаз Әхмәтшин котлады. Ул аның күтәренке рухына соклануын белдерде, Бөек Ватан сугышы елларында һәм сугыштан соңгы вакытта фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, аңа озын гомер һәм нык сәламәтлек теләде. Шулай ук ул юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Халидә Ярулла кызы тумышы белән Нариман авылыннан. 9 сыйныфны тәмамлаганнан соң, 1945 елда төрле эшләр  башкара. 1953 елда Зөфәр Харис улы белән гаилә коралар һәм Төрнәс авыл җирлеге совхозының өченче бригадасы бистәсенә, 1966 елда Төрнәс авылына яшәргә күчәләр. Ире белән бергә 56 ел гомер иткәннәр, биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка каршы, Зөфәр Харисович 13 ел элек вафат булган.

Халидә Ярулла кызы, олы яшьтә булуына карамастан, ялгыз яши. Әмма балалары аны игътибарсыз калдырмый. Еш кына кунакка киләләр, хуҗалык эшләрендә булышалар. Өстәвенә, үзләре дә өлкәннәр инде, оныклары да бар, оныкчыклары да үсеп килә, алар -яраткан әбиләренең булачак ярдәмчеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International