Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин бүген "Төрнәс" сәнәгать мәйданчыгында булды һәм биредә алып барыла торган төзелеш эшләре белән танышты. Монда июнь ахырына - июль башына сыр җитештерүне башлап җибәрергә уйлыйлар.
«Хәзерге вакытта җиһазларны монтажлау һәм көйләү эшләре тулы куәтенә бара. Асылда,сыр ясау заводы төзелеше бара, сөт эшкәртү куәте тәүлегенә 120 тоннага кадәр җитүче бу зур сөт эшкәртү заводы булачак", - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Руслан Шәмсетдинов.
Хәзерге вакытта сәнәгать мәйданчыгына җиһазлар кайтарылган, цехларда, лабораторияләрдә әзерлек эшләре алып барыла, биналарга агымдагы ремонт ясала.
«АЛЕКСАГРО» вәкиле Альберт Дилмөхәммәтов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта биредә 15 эшче, 3 бригада эшли, кыска вакыт эчендә җиһазларны тоташтыруны төгәлләү һәм заводны эшләтеп җибәрү өчен, эшләр тәүлек буе алып барылачак.
Җитештерүне башлап җибәрү июнь ахырында - июль башында планлаштырыла, бу йомшак сырлар җитештерүнең беренче этабы. Каты сырларны җитештерүне икенче этапта – август-сентябрь айларында эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Шулай ук биредә май һәм башка төр сөт продукциясе җитештерү җайга салыначак.
Руслан Шәмсетдинов сүзләренә караганда, биредә 60тан артык эш урыны булдыру планлаштырыла.
"Җитештерү күләме зур, бизнес-план буенча елына 1,5 млрд. сумга кадәр табыш алу күздә тотыла", - диде ул.