Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин үзе башлаган традицияне дәвам итте һәм 6 нчы тапкыр “Дуслык” район газетасына шулай ук аның рус һәм чуаш телләрендә “Дружба” һәм “Туслах” кебек вариантларына да язылу акциясендә катнашты.
Бу юлы акция туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды, ә Алмаз Әхмәтшинның кунаклары булып районның хөрмәтле кешеләре килде. Нурлатта яшәүче Гөлшат Шәйдуллина аңа 82 яшь, һәрвакыт «Дуслык»район газетасын яздыра. Ул гомерен намуслы хезмәткә багышлый – тегүче булып эшли, лаеклы ялга телеграфист булып чыга.
Валентина Бабушкина – педагогик хезмәт ветераны, шәһәрнең 3нче мәктәбендә балаларны укыту һәм тәрбияләүгә 42 ел гомерен багышлаган. Бу көнне район башлыгы аңа 2021 елның икенче яртыеллыгында район газетасын туган телдә – «Туслах»та укый алу мөмкинлеген бүләк итте.
Район газетасын рус телендә сәләнгешле Сергей Жлудников та алачак. Аны җиңү яшьтәше дип атарга була – 8 майда Сергей Ивановичка 76 яшь тула. Ул бөтен гомерен туган "Заветы Ильича" колхозына багышлаган, анда шофер булып эшли башлаган, ә лаеклы ялга баш инженер-механик булып чыккан.
Гөлшат Шәйдуллина, Валентина Бабушкина, Сергей Жудников район башлыгы Алмаз Әхмәтшинга яраткан газетага яздыруы, бүләкләре өчен рәхмәт белдерделәр. Алмаз Сәлимович исә тырыш хезмәтләре, район үсешенә керткән өлеше өчен аларга рәхмәт әйтергә ашыкты. Һәм әңгәмә барышында Алмаз Әхмәтшин аларга шәһәрдә, районда башкарылган мөһим эшләр, шулай ук планнар турында сөйләде. Район башлыгы район газетасына карата бик күп җылы сүзләр әйтте.
«Мин үзем дә безнең район газетасын яратам, аны кызыксынып укыйм. Аңа язылу-ветераннарыбыз, пенсионерлар өчен яхшы бүләк», - диде ул һәм башка җитәкчеләр дә аның үрнәгенә иярерләр, дигән ышаныч белдерде.