Пушкино авылыннан ерак түгел урнашкан аграр техникумның 150 гектарлы укыту-хуҗалык басуында бу көннәрдә техника гөрелтесе тынмый-арпа чәчәләр. Производствога өйрәтү мастерлары белән беррәттән басуда чыгарылыш курс студентлары да эшли.
-Бу - студентлар өчен производство практикасы. Алар дәресләрдә алган теоретик белемнәрен тирәнәйтә, үз тәҗрибәләрен, күнекмәләрен арттыра, – диде техникум директоры Алевтина Граф. Язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен аларның барлык кирәкле техникасы бар. Кышын ук аны сыйфатлы итеп ремонтлаганнар, бу чәчү эшләрен беренче көннәрдән үк оешкан төстә башларга мөмкинлек биргән. Эшне үз механигы-агрономнары Илнур Мөхтәров җитәкчелегендә агротехник таләпләр нигезендә алып баралар – ике берәмлек техника туфракны әзерләү белән мәшгуль булса, тагын берсе – орлык эшкәртү белән мәшгуль.
Кирәкле күләмдә ашламаны да шунда ук кертәләр. Техника белән остазлары Илһам Гатауллин, Наил Әхмәтсафин һәм Фәрит Нәбиуллин идарә итә, алар янәшәсендә 4 нче курс студентлары Рәмис һәм Рәсим Шәриповлар һәм Әгъләм Ибраһимов та бар. Абыйлы-энеле Рәмис белән Рәсим Якты Күлдән, Әгъләм – Богдашкинодан, аграр техникумда эшче һөнәрләрне үзләштерәләр.
Басуда алар тракторчы ярдәмчесе, чәчүче вазыйфаларын башкара, орлык сала, агрегатларны чистарта.
-Моңа кадәр практиканы без җирле хуҗалыкларда уздык. Быел без бу участокта эшлибез. Үз җиреңдә икмәк үстерү күпкә кызыграк, - диләр укучылар.
Җәй көне исә кыр эшләренә башка курс студентларын да җәлеп итәчәкләр. Бөртеклеләрне үстерү-шактый мәшәкатьле һәм авыр хезмәт, җәй дәвамында үсемлекләрне корткычлардан һәм чүп үләннәреннән эшкәртергә, йомшартырга кирәк. Аннан соң урак, көзге чәчү кебек җаваплы эшләр башланачак. Димәк, биредә студентлар күпьяклы белем ала алачак. Ә алган тәҗрибә, һичшиксез, яшьләргә кирәк булачак. Заманча технологияләр күбрәк кулланыла торган авыл хуҗалыгы тармагында әзерлекле эшче кадрларга ихтыяҗ әле һаман кала бирә.