Нурлатлылар җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чарада катнаштылар

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлек вәкилләрен Җирле үзидарә көне белән котлады. Бүген Казанда «Корстон» үзәгендә Россия Федерациясендә җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды.

Чарада нурлатлылар - Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, район башлыгы урынбасары Линар Маняпов, район башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Хәмзин, шулай ук Фома, Андреевка һәм Бикүле авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Тантанада чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов кичә, 21 апрельдә, илдә традицион рәвештә җирле үзидарә көне билгеләп үтелүен искә төшерде.  Ул искәрткәнчә, республикада 6782 муниципаль хезмәткәр эшли. «Бу без һәрвакыт таяна торган команда. Сез-халык белән эшләүче кешеләр, сез алдынгы урында, һәм мин ышанам ки, уртак көч белән без куелган барлык бурычларны да хәл итә алачакбыз - дип белдерде Татарстан Президенты.

Чара бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International