Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы буенча Европада, шул исәптән Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында 2021 елның 26 апреленнән 2 маена кадәр Европа иммунизация атнасы (алга таба ЕНИ-2021) үткәрелүе турында хәбәр итә. Чараның төп максаты-вакцинацияләүнең әһәмияте турында халыкның белем дәрәҗәсен күтәрү.