15 кешедән торган шәһәр мәктәпләреннән 7 команда 9нчы мәктәптә уза торган «Аҗаган-2021» республика хәрби - спорт уенының муниципаль этабында катнаша.
Спорт бәйрәмен тантаналы ачу тантанасында район башкарма комитеты, мәгариф бүлеге, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, район хәрби комиссариаты, ДОССАФ җирле бүлекчәсе вәкилләре катнашты.
Строй әзерлеген күрсәтү этабындагы тамаша мизгелләреннән тыш, аҗыгада катнашучылар ату, Калашников автоматын җыю-сүтү , төрле дистанцияләргә йөгерү, граната ыргыту, противогазлы радиацион костюм кию тизлегендә ярышалар. Егетләр турникта көч сынаша. Мәктәп командалары составында шулай ук кызлар да бар.
15 майга кадәр безнең районда узачак хәрби-спорт уенының зона этабы узачак. Анда безнең район командасыннан тыш, территориаль күршеләребез булган тагын 7 команда катнашачак.