Очрашу шәһәр Мәдәният Сараенда узды.
"Бердәм Россия" - илдә алдан тавыш бирү юлы белән үз кандидатларын билгели торган бердәнбер партия. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча РФ Дәүләт Думасына «Бердәм Россия»партиясеннән депутатлыкка кандидатлар исемлеге формалаштырылачак.
Бу көннәрдә республикада кандидатларга потенциаль кандидатлар белән очрашулар уза, анда катнашучылар үзләренең сайлау алды программалары белән таныштыралар, район халкы белән проблемалы мәсьәләләр турында фикер алышалар.
Нурлатта узган очрашуда территорияләрне инвестицион үстерү Фонды генераль директоры урынбасары Руслан Гаджиев, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова, Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин, "Веранда" ҖЧҖ маркетологы Руслан Әхмәтов һәм "Татэнерго" АҖ социаль үсеш хезмәте башлыгы Айдар Сәгетдинов катнашты. Башлангыч тавыш бирүдә катнашучыларны Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин сәламләде.
Аннан соң һәр катнашучы үзенең сайлау алды программасы белән чыгыш ясады, төп юнәлешләрне билгеләде. Мәсәлән, Руслан Гаджиев республиканың икътисади-инвестицион потенциалын ачу эшен дәвам итәргә, халыкка турыдан-туры адреслы ярдәм оештырырга ниятли. Айгөл Габдрахманова программасы балалар, яшьләр белән эшләүгә, аларның ялын оештыруга юнәлдерелгән. Алдан тавыш бирүдә катнашкан тагын бер яшь катнашучы Айдар Сәгетдинов дәүләт тарафыннан эшләүче яшьләр проблемаларына күбрәк игътибар бирелергә тиеш, дип саный. Шулай ук Фердинат Дәүләтшин һәм Руслан Әхмәтов үз программалары белән кыскача таныштырдылар. Алдан тавыш бирүдә катнашучылар белән очрашу турыдан-туры һәм ачык диалог форматында узды. Сайлаучылар үзләренең проблемалы сорауларын, идеяләрен һәм тәкъдимнәрен әйттеләр. Билгеләп үтелгәнчә, алар партиянең сайлау алды программасын формалаштырганда исәпкә алыначак. Биредә үк "уңайлы шәһәр тормышы формалаштыру"проекты буенча фикер алыштылар. РФ Дәүләт Думасына сайлауларда «Бердәм Россия» нең алдан тавыш бирү 24 майдан 30 майга кадәр ачык модель буенча узачак, анда һәр кеше катнаша ала. Тавыш бирү барышын һәм аның законлылыгын волонтерлар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре күзәтәчәк.