«Яңа буын» волонтерларының заманча җиһазландырылган штабы барлыкка килде.
Волонтерлык үзәген ачу тантанасында мәртәбәле кунаклар –Татарстан Республикасының «мәгълүмати-ресурс үзәге» җитәкчесе урынбасары Владлена Суслова һәм проект бүлеге белгече Тимур Галәветдинов катнашты. Алар лидерларның экскурсия квест-маршрутында катнаштылар: «Үзең дә волонтер сәләтен ач!».
Башкарма комитет җитәкчесе Рафис Хәмзин кунаклар белән берлектә алга таба хезмәттәшлек турында өч яклы килешүгә кул куйдылар.
Алга таба лидерлар-волонтерлар аралашуны "Бер дәрәҗәдә диалог" форматында дәвам иттеләр. Волонтерлар буыннары арасында мавыктыргыч әңгәмә узды, ул киләчәктә уртак чараларны проектлауга, хезмәттәшлек офыкларын киңәйтүгә һәм волонтерлар белән аралашуга этәрде