Нурлатта район территориясендә хезмәтне саклауны оештыру буенча зур сөйләшү булды

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Нурлатта «Нурлат муниципаль районында хезмәтне саклауны оештыру»темасына семинар-киңәшмә узды.

Семинар-киңәшмә танышу күргәзмәсеннән башланды, анда шәхси саклану чаралары тәкъдим ителде. Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин озатуында аның белән ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов, ВИКО компанияләр төркеме генераль директоры Виктор Гурьянов һәм башка катнашучылар танышты. Семинар-киңәшмәнең көн тәртибендәге мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышу Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшинның сәламләү сүзе белән башланып китте.

Ул чараның максатын билгеләде. «Семинарның төп максаты - предприятиеләрнең хезмәткәрләрен һәм  хезмәтне саклау мәсьәләләренә җитди игътибар бирү кирәклеген барлык җитәкчеләргә җиткерү», - диде ул һәм семинарда катнашучыларга, беренче чиратта, гомер озынлыгының югары стандартларына ирешү өчен, хезмәтне саклау, җитештерүдә сәламәтлекне яхшырту буенча Россия Президенты Владимир Путин куйган бурычны җиткерде. "2030 елга - гомер озынлыгын 80 яшькә, 2024 елга 78 яшькә кадәр арттыру бурычы куелды", - дип белдерде район Башлыгы. Алмаз Әхмәтшин шулай ук производствода кешеләрнең сәламәтлеген саклау, хезмәтне саклау кагыйдәләрен үтәүдә төп моментларга тукталды. "Хезмәтне саклауны җайга салу нәтиҗәсендә шулай ук кадрлар агымы кими, бу предприятиенең тотрыклылыгына уңай йогынты ясый", - дип йомгаклады ул.

Семинар-киңәшмәнең көн тәртибенә 7 мөһим мәсьәлә кертелгән иде. Шулай итеп, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов производствода имгәнүләрне профилактикалау мәсьәләсе буенча семинарда катнашучыларга мәгълүмат бирде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Айсылу Нигъмәтуллина Республика АПК предприятиеләрендә хезмәт шартлары, хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы торышы турында, «Техноавиа-Казан» ҖЧҖнең биеклектә эшләгәндә куркынычсызлык системасы буенча белгече Александр Алексеев-эретеп ябыштыру эшләрен башкарганда куркынычсызлыкны оештыру турында чыгыш ясады. ВИКО компанияләр төркеме генераль директоры Виктор Гурьяновны тыңладылар.

Шулай ук биредә районда хезмәтне саклауны оештыру мәсьәләләре, биеклектә эшләгән вакытта хезмәтне саклау кагыйдәләрендәге төп үзгәрешләр, районның АПК предприятиеләрендә хезмәтне саклау анализы каралды.

Киңәшмә бүләкләү белән тәмамланды. «2020 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы төзелеш тармагында хезмәтне саклау буенча иң яхшы оешма» республика конкурсын үткәрүне оештыруда актив эш алып барган өчен, Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы, Татарстан республика оешмасы (Россия төзүчеләр профсоюзы), «Татарстан Республикасы Төзүчеләр берлеге» РООР дипломына Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты аның җитәкчесе йөзендә Рафис Хәмзин лаек булды. Хезмәтне саклау өлкәсендә төп юнәлешләрне гамәлгә ашырган өчен «Городок» ҖЧҖ директоры Рөстәм Сафиуллин, «МАКойл» АҖ баш инженеры Равил Мингалиев Нурлат муниципаль районы Башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International