Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарында территориаль бүлеге талпан энцефалиты буенча Нурлат районы эндемик булып тора, дип искәртә.
Татарстан Республикасында талпан вируслы энцефалиты һәм иксод талпаннары белән бирелә торган башка инфекцияләр артыннан атна саен мониторинг үткәрелә. 2020 елның эпидемия чорында талпаннар утыру буенча медицина оешмаларына 105 мөрәҗәгать теркәлгән (100 мең кешегә 207,1), бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 113 очракка кимрәк( 100 мең кешегә 212,4.).
Талпан тешләүнең 90% ка кадәре эндемик вируслы энцефалитлы территорияләрдә теркәлгән. Быел Нурлат районында талпаннар кадалу очраклары теркәлмәгән. Талпаннарның активлыгы сезонында еш кына халык йөри торган территорияләрне акарицид (талпанга каршы) эшкәртү, эшкәртү нәтиҗәлелеген тикшереп тору белән үткәрелә. 2020елда Нурлат районының 10,5 га ачык территориясе, шул исәптән җәйге савыктыру учреждениеләрендә, акарицид белән эшкәртү колачланган.
Талпан вируслы энцефалит-үзәк нерв системасының өстенлекле зарарлануы белән характерланучы кискен йогышлы вируслы авыру. Авыруның нәтиҗәләре: тулы терелүдән башлап гариплеккә һәм үлемгә китергән сәламәтлек бозылуга кадәр җитәргә мөмкин.
Талпан инфекциясен йоктыручыларга талпан вирусы белән зарарланган селәгәй белән бергә талпан тешләүнең беренче минутларында кешегә тапшырыла.
Зарарлану урманнарда, урман паркларында, шәхси бакчаларда, бакча кишәрлекләрендә эндемик территорияләрдә; талпаннар киемдә, чәчәкләр белән, йорт хайваннарының йоннарында, талпан кадалганда яки тешләгәндә вирус тире астына эләккәндә килеп чыгарга мөмкин.
Шуны истә тотарга кирәк, вакцинация талпан энцефалитыннан саклауның иң нәтиҗәле чарасы булып тора. Россия Федерациясендә талпан вирусы энцефалитына каршы берничә вакцина теркәлгән.
Иксод талпаннарының активлык сезоны башлануын көтәргә кирәкми, прививканы хәзер ясый башларга кирәк!