Агымдагы елның 15 апреленә генә дә үләннәр яну белән бәйле 8 янгын булган инде.
Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре районара бүлеге начальнигы, эчке хезмәт подполковнигы Рифкать Йосыпов сүзләренә караганда, янгыннар белән хәл ел саен язгы янгын куркынычы чоры башлану белән кискенләшә.
Агымдагы елның 15 апрелендә генә дә 700 кв. м мәйданда үлән, камыш яндыруга бәйле 8 янгын булган. Исегезгә төшерәсебез килә, 2020 елның апрель-май айларында 15 янгын булган - бу еллык гомуми янгыннарның 20% ка якыны. Бу янгыннарның күбесе гражданнар коры үләнне һәм чүп-чарны контрольсез яндыру нәтиҗәсендә килеп чыккан. Әлеге янгыннарның килеп чыгуына территорияләрне корыган үләннән һәм чүп-чардан вакытында чистартмау сәбәп булды.
Шулай итеп, кайбер көннәрдә 125 янгын сүндерү бүлекчәсе тәүлегенә 10 тапкыр коры үлән һәм чүп-чар янгынына чыккан.
Гамәлдәге законнар нигезендә торак пункт чикләреннән читтә урнашкан җир кишәрлекләре милекчеләренә, җир биләүчеләренә һәм арендаторларга, бакчачылык яки яшелчәчелек алып бару территорияләренә гражданнар тарафыннан үз ихтыяҗлары өчен вакытында чүп-чар, коры үсемлек һәм үлән чабу бурычы беркетелгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, торак пунктларның гомуми кулланылыштагы җирләрендә, шулай ук торак пунктлар территорияләрендә урнашкан шәхси йорт территорияләрендә учак ягу, моның өчен махсус билгеләнгән һәм җиһазландырылган урыннардан тыш ризык әзерләү өчен ачык ут куллану, шулай ук чүп-чар, үлән, яфрак һәм башка калдыклар, материаллар яки эшләнмәләр яндыру тыела.