21 апрельдә сәгать 9дан 12 гә кадәр җирдән файдалану законнарын бозу очраклары буенча Росреестрның (843)255-25-71 кайнар линиясе эшләячәк.
Кайнар линия телефонына мөрәҗәгать итүчеләр түбәндәге мәсьәләләр буенча консультация ала алалар:
- күршеләр арасында җир бәхәсе килеп чыккан очракта нишләргә?
- җир законнарын бозуны ничек һәм нинди срокларда бетерергә кирәк?
- Җир законнарын үтәмәгән очракта нәрсә көтә? һ.б.