«Нурлат-информ» укучылар сәламәтлеге турында кайгыртып әбүнәчеләр көне үткәрде

2021 елның 20 апреле, сишәмбе

«Нурлат-информ» тарафыннан район үзәк хастаханәсе белән берлектә үткәрелгән чираттагы әбүнәчеләр көне профилактик юнәлештә узды.

Кичә «Дуслык»ка язылучыларның барысына да поликлиникада коронавирус антитәнчекләренә бушлай экспресс-тест үткәрү өчен сертификатлар тапшырдылар.

Килешәсездер, мөгаен, бу бик яхшы мөмкинлек. Беренчедән, ташламалы бәядән газетага язылырга, икенчедән, үз сәламәтлегеңне кайгыртырга була. Шуңа күрә кайбер абунәчеләребез реклама бүлегенә билгеләнгән вакыттан да иртәрәк килде.

-Бу вирусның ни дәрәҗәдә мәкерле булуын яхшы беләм. Узган ел ирем шул чир аркасында вафат булды. Шуңа күрә бу мөмкинлектән файдаланып, «Дуслык» та профилактик акция турында укып, файдаланырга булдым, – диде Нурлаттан Любовь Молдавских һәм киләсе ярты еллыкка газетага язылды.

Ул үз-үзен вирустан саклау өчен вакцинаның ике компонентын ясатырга өлгергән инде. Тик тынычланырга ашыкмый, тест узгач, антитәнчекләрнең барлыкка килүенә тагын бер кат инанасы килә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International