Нурлат районы автоинспекторлары профилактик чара үткәрәчәк

2021 елның 20 апреле, сишәмбе

19-28 апрельдә Нурлат автоинспекторлары тонировкалы  пыялалы транспорт чаралары белән белән идарә итү белән бәйле хокук бозуларны профилактикалауга юнәлтелгән берничә рейд чаралары уздырачак.

Бу юлы Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре пыялага тонировка пленкасы ябыштыру буенча хокук бозулар булган автомобильләргә аерым игътибар бирәчәк.

"Пыялаларның рөхсәт ителгәннән артык караңгылыкта  ябыштырылуы күрүчәнлекне шактый начарайта һәм хәрәкәт иминлегенә тискәре йогынты ясый", - дип билгеләп үтте Нурлат районының баш автоинспекторы Илдар Әхмәтҗанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International