Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы Россия авыл яшьләре берлегенең «авыл территорияләрен үстерү остаханәсе»проекты кысаларында авыл торак пунктларын үстерү командалары арасында Бөтенроссия конкурсын (алга таба-конкурс) гамәлгә ашыру турында хәбәр итә.
Конкурста катнашу өчен дистанцион укыту системасында теркәлергә, «авыл территорияләрен үстерү остаханәсе» дигән курска язылырга, команда төзергә һәм 2021 елның 30 апреленә кадәр конкурс биремен конкурс турындагы Нигезләмә нигезендә үтәргә кирәк. Конкурс турында мәгълүмат сайтта урнаштырылган http://edu.rssm.su.
Элемтә өчен мәгълүмат: Надежда Закондраева, электрон адрес: edu@rssm.su тел. 8(499)605-86-50, 8(903)221-44-08.