Бүген Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге белем бирү үзәгендә район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән оештырылган ифтар кичәсе узды. Ифтарга 60лап аз тәэмин ителгән һәм ялгыз яшәүче шәһәр һәм авыл халкы чакырылган иде. Чараның хөрмәтле кунагы Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин булды. Ифтар башланыр алдыннан Камил хәзрәт Сәмигуллин дин тотучылар белән аралашты. Ул аларны изге Рамазан ае белән котлады, уразаны һәм йоланы үтәү турында үгет-нәсихәтләр бирде, изге гамәлләр кылырга чакырды. Нурлатлылар дин кануннарына, гореф-гадәтләргә кагылышлы сораулар бирү мөмкинлеге алдылар. Чара барышында Камил хәзрәт район Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Хәмзинга Рәхмәт хаты тапшырды.
Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин, үз чиратында, Камил хәзрәтне Татарстан мөфтие итеп яңадан сайлануы белән, ә нурлатлыларны – Рамазан ае белән котлады, шулай ук җыелучыларга һәм кунакларга районның дини учреждениеләре эшчәнлеге турында сөйләде.
Нурлатлылар ифтарга чакырулары өчен зур рәхмәт белдерделәр. - Минем өчен - ялгыз яшәүче пенсионер хатынга, бу зур вакыйга булды, барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган, мин канәгать калдым, - дип уртаклашты Бикколдан Миннур Гайфуллина.