Бүген шәһәрнең 9нчы мәктәбе базасында «Куркынычсыз тәгәрмәч» республика конкурсының муниципаль этабы узды. Быел 26 команда юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә үз көчләрен сынарга, велосипедта йөрү осталыгын, сәхнәдә талантын күрсәтергә карар итте.
«Районның барлык мәктәпләрендә дә яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары эшли. Уку елы дәвамында алар хәрәкәт иминлеген пропагандалау буенча актив эш алып бара. Бүгенге традицион конкурс башкарылган эшләргә йомгак ясау» – дип сөйләде "Нурлат шәһәре юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" ДБУнең территориаль идарәсенең профилактика бүлеге башлыгы Гөлфия Гыймалтдинова.
Конкурс нигезләмәсе буенча, юидлылар берничә сынауда ярыштылар. Жюри әгъзалары юл хәрәкәте кагыйдәләре, тормыш иминлеге нигезләре һәм медицина буенча белемнәрне тест ярдәмендә тикшерде. Мәктәпнең спорт залында балалар велосипедта фигуралы йөрүдә ярышты, актлар залы сәхнәсендә Дәүләт автоинспекциясе оешуга 85 ел тулуга багышланган агитбригадалар чыгышларын күрсәтте. Автошәһәрчек территориясендә балалар юллардагы реаль шартларга максималь якын булган шартларда велосипед йөртүдә үз көчләрен сынады.
«Җылы көннәр башлану белән юлларда велосипедчылар саны арта бара». Бу конкурс җәйге каникуллар алдыннан очраклы гына үткәрелми, балалар юлларда үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен искә алалар, кирәкле күнекмәләр эшлиләр", - дип билгеләп үтте ЮХИДИнең Нурлат бүлеге начальнигы Илдар Әхмәтҗанов.
Конкурс нәтиҗәләре буенча команда һәм шәхси зачетта җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Конкурсны оештыручылар аларга грамоталар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.