Нурлат районында янгынга каршы чор гамәлдә

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

15 апрельдән Нурлат районы территориясендә янгын чыгу куркынычы булган чор башланды.

Нурлат урманчылыгында хәбәр итүләренчә, янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда коры үлән һәм чүп-чарны яндыру, урман янгыннарына, балаларның ялы оешмаларына, икътисад объектларына куркыныч янаган торак пунктлар территорияләрендә ачык утта азык әзерләү тыела.

Урманчылар искә төшергәнчә, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга - 3000, вазыйфаи затларга - 20 000, юридик затларга 200 000 сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була. Әгәр хокук бозу махсус янгынга каршы режим шартларында башкарылса, аларның зурлыгы 1,5-2 тапкырга арта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International