Алмаз Әхмәтшин Наталия Хурина крестьян-фермер хуҗалыгы эше белән танышты

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин Богдашкинода сөтчелек юнәлешендә эшләүче Наталия Хурина КФХ  фермасында булды. Узган ел Наталия Витальевна үз эшен үстерүгә "Агростартап" конкурсында дәүләт тарафыннан 5 миллион сумлык грант ярдәме алган. Хәзер алар ел ярым элек сатып алган һәм ремонтлаган фермада 40 тана асрыйлар. Әлегә икесе генә бозаулаган, тәүлегенә 10-12 литр сөт савып алалар. Наталия Витальевнаның ире Дәүләтҗан Хувайдуллаев сүзләренчә, таналар күпләп бозаулар дип  май аенда көтәләр, шуннан соң сөт сату башланачак, һәм хуҗалык табыш алачак. Алар авылдашлары өчен ике эш урыны булдырганнар. Киләчәктә дә шулай ук кечкенәләрдән түгел, савым сыерлары санын 100 башка җиткерергә һәм ит юнәлешендә дә шөгыльләнергә телиләр. «Бүген дәүләт авылда үз бизнесын үстерергә теләүчеләргә - шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, кооперативларга, крестьян-фермер хуҗалыкларына зур ярдәм күрсәтә. Андреевкада һәм Богдашкинода фермер эше бик үк үсеш алмаган, һәм халык белән җыеннарда очрашкач, без аларга фермер хуҗалыгын үстерүдә активлашырга киңәш иттек.

Шунысы куанычлы, әлеге тирәлектәге авыл җирлекләрендә КФХ оештырырга теләк белдергән кешеләр барлыкка килде. Бу яктан Наталия Хурина авылда авыл хуҗалыгы эшчәнлеген җәелдереп, табыш алу үрнәге булып тора», - диде Алмаз Сәлимович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International