Алмаз Әхмәтшин «Южная» агрофирмасы басуларында булды

2021 елның 18 апреле, якшәмбе

Нурлат районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин «Южная» агрофирмасы басуларында булды, бу көннәрдә биредә дә, гомумән, районда да чәчү эшләре актив темплар белән бара. Бөртекле сабан культураларын чәчү бара торган агрофирма кырларында дүрт берәмлек чәчү комплексы эшли. Хуҗалыкта 10 204 гектарда җир чәчәргә планлаштыралар, шуның 2654 гектарында – арыш, 2400 гектарында – бодай, 90 гектарында кукуруз һ. б.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә 2600 гектарда бөртекле сабан культуралары чәчелде. Бу-чәчүлекләрнең барлык мәйданының 10 проценты.

Алмаз Әхмәтшин эшләрнең барышы һәм оештырылышы белән танышты, чәчүдә катнашкан белгечләр, хуҗалык механизаторы Николай Кочетков белән аралашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International