Нурлат балалар сәнгать мәктәбендә «Җырлы балачак» хор музыкасы фестивале узды. Нурлат шәһәренең мәктәпләрендә белем алучы 200дән артык укучы үзләренең хор коллективлары составында остазлары белән бергә якшәмбе көннең якты вакыйгасын, матур бәйрәмне бүләк итте. Аларның күбесе өчен «Сәләт» балалар сәнгать учреждениесе сәхнәсендә чыгыш ясау үзенчәлекле иҗади дебют булды. Фестиваль залында - рәхмәтле тамашачылар: әти-әниләр, әбиләр һәм бабайлар, укытучылар һәм яшь хористларны яратучылар. Моңлы җырлар тыңлаучыларның күңелләренә бик хуш килде. Сәхнәдән татар, рус халык җырлары, операдан өзекләр, музыкаль сәнгать классикларының әсәрләре яңгырады. Ә кайбер җырлар, әйтик, япон теленнән тәрҗемәдә, кызыклы эшкәртүдә яңгырады. Һәр составның чыгышы концертмейстер катнашында узды, аерым әсәрләр a-capella яңгырады.
9 нчы мәктәп балалар кашыкчылар ансамбленең чыгышы матур музыканы җырлап белән генә түгел, уйнап та күрсәтеп булуын раслады. Укытучыларның фикере бердәм: балаларның тавышы искиткеч матур! «Алар кояш нурлары кебек: кешеләр йөрәкләрен җылыту өчен кар -бураннар аша уза. Балалар хор коллективлары - гореф-гадәтләрне саклап калу, киләчәкне тәрбияләү өчен «кечкенә өмет утраулары», - дип билгеләп үтте фестивальне оештыручылар.
Бәйрәм ахырында Нурлат балалар сәнгать мәктәбе директоры Наталья Абутьева хор коллективлары җитәкчеләренә истәлекле грамоталар тапшырды. Ул хорның фикердәшләр төркеме буларак төрле яшьтәге катнашучылары белән эшләүне, җитәкчеләрнең зур җаваплылыгы һәм мөһим хезмәте булуын билгеләп үтте. "Хорда җырлау хезмәт башкаруны гына түгел, бер - берең белән аралаша белү, үз фикерләрең һәм кичерешләрең белән уртаклаша белүне дә тәрбияли, - дип өстәде өстәмә белем бирү учреждениесе җитәкчесе. 21 апрельдә Нурлат балалар сәнгать мәктәбенең «Дольче» җыелма хоры Әлмәт шәһәрендә хор җыры буенча республика конкурсында катнашачак. Аңа иҗади уңышлар телибез!