21 ишегалды территориясе белән берләштерелгән күп фатирлы йортларда яшәүчеләр быел язны төзекләндерелгән ишегаллары белән каршы алды. Алар узган ел «Безнең ишегалды» программасы кысаларында үзгәрде. Мондый бәхетлеләр саны тагын да артачак – әлеге программа кысаларында быел шәһәрдә тагын 16 ишегалды төзекләндереләчәк.
Эш башланды да инде. Дөрес, шәһәрлеләр гадел рәвештә: "Кайда эшләр бара соң?» - дип сорар. Алар әлегә күренми, чөнки төзелеш чоры юллар ачылганнан соң башланачак, барлык эшләр дә хәзергә материаллар кайтару белән бәйле. Әлегә проектлау эшләре бара.
-Узган елдан башлап, төзелеш чорына кече архитектура формаларын урнаштыру, ягъни ишегалды территориясен төзекләндерү схемаларын әзерләү өчен, территорияләрне эшләү буенча планлы эш алып барыла, - диде район Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Марсель Гәрәев. Ә берникадәр вакыт элек Нурлатка «Безнең ишегалды» программасы буенча җәлеп ителгән проектант Юлия Кабанова килгән иде. Шулай итеп, ул район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Морадыймов, «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыручы НУАД подрядчы оешмасы вәкилләре белән берлектә агымдагы елга билгеләнгән 16 ишегалды территориясен карап чыкты.
-Узган еллардагы хаталарны ясамас өчен, шулай ук ишегалдын топографик төшерүне башкаручы подрядчы оешма җәлеп ителде, – диде әлеге чарада катнашкан Марсель Гәрәев. Топографик төшерү, юл читләрендә биеклек билгеләрен исәпкә алып, дөрес проектлау өчен, шулай ук подъездларны су бастыруга юл куймау өчен өчен кирәк. Хәзерге вакытта җиде ишегалды территориясен төзекләндерү схемасы планлы рәвештә актуальләштерелгән, әлеге мәгълүмат проектантларга тапшырылган. Шулай итеп, алдан ук планлаштырылганча, ишегалларын төзекләндерү күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең теләкләрен исәпкә алып башкарыла. Шуңа күрә, Марсель Мансурович әйтүенчә, алар катнашында җыелышлар үткәрелгән, халыкка кече архитектура формаларының урнашу урыннары, яңарту, юл өслеген алыштыру, юллар, тротуарлар төзү буенча аңлатмалар бирелгән. Әлбәттә, күпфатирлы йортта бер яклы гына чишелеш табуы кыен, бу яшәүчеләрнең төрле яшь категориясенә дә бәйле. Берәүләргә тулысынча асфальтланган ишегалды кирәк, бу аңлашыла да – машина кую өчен урыннар кирәк, икенчеләре ике кулллап эскәмияләр куйдыру һәм тынычлыкта ял итү яклы, өченчеләре исә ишегалдын төзекләндерү буенча үз карашларын тормышка ашырырга хаклы диеп саный. -Халыкның теләкләре һәрвакыт исәпкә алына, ләкин беренче чиратта барысы да шәһәр төзелеше советы призмасы аша уза, анда бездән тыш, Казан проектантлары да катнаша, - диде Марсель Гәрәев. Без яшьләрнең дә, өлкәннәрнең дә, үсеп килүче буынның да теләкләрен исәпкә алырга тиеш. Тротуар булу-җәяүлеләр хәрәкәте иминлеге, балалар өчен уен мәйданчыклары шулай ук кирәк, яктырту, асфальтланган юл өслеге төп критерий булып кала, парковка булу да исәпкә алына. Сәлимҗанов урамындагы 19 һәм 23 нче йортларның ишегалды бу елга планлаштырылган йортларның берсе. Архитектор әйтүенчә, иң катлаулы территорияләрнең берсе. Биредә җир асты коммуникацияләре, югары вольтлы коммуникацияләр күп уза, - дип билгеләп үтте Марсель Гәрәев. Шулай ук Төньяк-Көнчыгыш һәм башка микрорайоннарда берничә ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла. Ничек кенә булмасын, күп нәрсә халыкның активлыгы дәрәҗәсенә бәйле. Чөнки, билгеле булганча, беренче чиратта, төзекләндерү эшләре анда яшәүчеләр үз белдекләре белән төзегән яки законсыз төзелгән объектларны сүтеп алган йорт ишегалларында башланачак. Архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы әйтүенчә, әгәр ишегалды программага керә икән, ул хуҗалык корылмалары белән тулы булырга тиеш түгел, чөнки бу подрядчыларның эшен бик кыенлаштыра. Димәк, күп нәрсә күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең үзләренә, аларның аңлау дәрәҗәсенә бәйле.