Нурлат районы «Сеспель» (“Чишмә”) чуваш җыры халык ансамбленә 25 ел тула

2021 елның 18 апреле, якшәмбе

Район сәхнәсендә Абрамовлар династиясенең гаилә ансамбле буларак чыгыш ясый башлаган коллектив бүген 14 кешене берләштерә, алар арасында лаеклы ялга чыккан өлкән яшьтәге кешеләр дә, сатучылар да, социаль хезмәткәрләр дә, тәрбиячеләр дә бар. Аларның һәркайсының үз язмышы, тормыш юлы, фикерләре бар. Тик сәхнәдә ансамбльнең алыштыргысыз җитәкчесе Василий Абрамов баянына кушылып яки җанлы җыр сузылгач, алар бербөтенгә әверелә.   Катнашучыларның махсус һөнәри белеме булмаса да, аларның барысын да музыкага чиксез мәхәббәт, көйне күңел белән тою, табигатьтән  килгән сәләт һәм иҗади талант берләштерә. Ә бит ансамбльнең репертуары гади түгел – киң тавыш диапазонын таләп итүче чуваш һәм рус халык җырларын да, танылган чуваш композиторлары Анатолий Никитин, Юрий Кудаков, Ильи Степановның заманча әсәрләрен дә үз эченә ала.

- Без бары тик музыканы ишетеп, тыңлап, ятлап, баянга кушылып җырлыйбыз гына, - диде ансамбльдә җырлаучы Людмила Егорова. Ирле-хатынлы Виталий һәм Людмила Егоровлар ансамбльгә чагыштырмача күптән түгел генә – бары тик лаеклы ялга чыкканнан соң гына килгәннәр. Ә менә Альбина Абрамова, ирле-хатынлы Зоя һәм Николай Абрамовлар, апалы сеңелле Татьяна Колесникова һәм Надежда Тарасова, Нина Иванова, әйтергә кирәк, ансамбльгә иң озак вакыт йөрүчеләр - беренче көннәрдән үк җырлыйлар. Алар иҗат аларга тормышта көч һәм аралашу  мөмкинлеген бирә, дип билгели һәм Василий Абрамовка коллективны бүгенге көнгә кадәр саклап калуы өчен рәхмәт белдерә.

Хәер, Василий Дмитриевич үзе дә музыкадан башка үзен күз алдына да китерә алмый.

 – Мин музыка белән яшим, ул – минем күңелем, икмәк, тонус, кәефем, – ди ул. Районда танылган баянчы Василий Абрамов шулай ук «Чишмә» чуаш җыры халык ансамбле һәм «Ветеран» халык хоры аккомпаниаторы вазыйфаларын да башкара, аның музыка белән дуслыгы балачактан ук башлана. Бу табигать һәм ата-анадан бирелгән сәләт барыбер үзен күрсәтер иде. Аның әнисе Ксения Ивановна, хатын-кызлар линиясе буенча күп санлы туганнары кебек үк, чиста, югары тавышлы бик шәп җырлаучы була. Ул җырлаганда, аның тавышы хәтта Иске Тимошкино белән Андреевка арасындагы урманда да ишетелә торган булган, диләр. Ул үз балаларында да музыкага хөрмәт тәрбияли алган. Ансамбльне оештыруның беренче көннәреннән үк Василий Абрамовның туганы, халык мәгарифе отличнигы Нина Максимова да җырлый. -90 нчы елларда, үзгәртеп корылар башлангач, туган телне өйрәнүгә, милли мәдәниятне саклауга игътибар артты. Без туганнарыбыз белән район күләмендәге чараларда чуаш телендә чыгыш ясый башладык, авылдашларыбыз да безгә акрынлап кушылды, – дип уртаклашты Нина Дмитриевна. «Сеспель» каршында «Шатлык» балалар ансамбле дә эшли. Бүген анда 8 бала шөгыльләнә. Өлкәннәр ансамбленең составы даими торса, 20 ел эчендә балалар ансамбле составы инде берничә тапкыр үзгәрергә өлгергән. Тик ул үз эшен туктатмый, Андреевка авылы балалары бер-берсенә алмашка килә тора. Ә Василий Дмитриевич аларны кызыксындыра белә, чөнки 36 ел мәктәптә музыка укытучысы булып эшләгән. Ул аларны музыканы аңларга һәм яратырга өйрәтә. - Балалар үз халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен белергә һәм хөрмәт итәргә тиеш, шуңа күрә үз репертуарыбызга төрле композиторларның балалар җырларыннан тыш, йола, халык уен, әйлән-бәйлән җырларын да кертәбез. Яшь буын - безнең бөтен өмет һәм киләчәк. Авылыбызның халык ансамбле әле озак еллар яшәсен иде, - диде Василий Дмитриевич.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International