Районда «Һәр нәрсәнең башы - Икмәк» фестиваль-конкурсы башланды. Бу - Нурлат шәһәре Халыклар дуслыгы йорты һәм районның Чуваш милли-мәдәни үзәгенең уртак проекты. «Безнең фестиваль икмәк үстерүчеләр һәм пешерүчеләрнең хезмәтен данлау өчен булдырылган. Һәр нәрсәнең башы - Икмәк, аның кадерен белергә кирәк. Элек-электән икмәк өстәлдә төп урынны алып тора. Кунакларны ипи белән каршы алалар. Каравай белән яшь парларны бәхетле гаилә тормышына фатиха бирәләр», – дип уртаклашты Халыклар дуслыгы йорты директоры Галина Терентьева.
Андреевкалылар икмәк бәйрәменә килгән кунакларны мул табын артында каршы алды. Бер – бер артлы алар үзләренең кулинария сәнгате әсәрләрен-икмәк, күмәч, төрле эчлекле пироглар һәм баллы камыр ризыкларын тәкъдим итте. Барысы да үз сыналган рецептлары буенча, табигый продуктлардан һәм чишмә суыннан әзерләнгән. «Сеспель» чуваш җыры халык ансамбленең иҗади номерлары аерым бәйрәмчә кәеф тудырды.
-Безнең авыл халкы бик тату һәм актив. Бүгенге фестиваль шуның ачык мисалы. Өстәлне нинди мул итеп әзерләнүен гына карагыз әле, безнең беребез дә кондитер курсларын тәмамламады бит. Без пешерергә әниләребездән өйрәндек. Мин күп балалы гаиләдә үстем, әнигә көненә бер генә түгел, берьюлы берничә икмәк пешерергә туры килә иде, – дип балачак хатирәләре белән уртаклашты авыл җирлеге башлыгы Надежда Егорова һәм берьюлы ике төрле мич ипие тәкъдим итте. Берсен үзе пешергән, икенчесен – кунакка кайткан апасы.
Өлкәннәр белән беррәттән фестивальдә балалар да катнашты. Әйтик, 6 сыйныф укучысы Тимофей Тарасов жюри хөкеменә берьюлы берничә төр икмәк тәкъдим итте. Аларны дәүләт пособиесенә сатып алынган ипи пешергечтә өлгерткән.
Фестивальдә беренче язгы җыерчык гөмбәдән пешергән һәм хәтта әчетелгән кәбестә эчлегеннән әзерләнгән пироглардан да авыз итәргә мөмкин иде. Сүз уңаеннан, аның рецепты берничә ел элек Питерның «Әбием пироглары» журналы конкурсында 1 урынга лаек булган, ә автор Нина Максимова почта аша акчалата бүләк алган.
Зоя Абрамова үзе әзерләгән эчемлеген атаклы сара белән сыйлады. Аны бу юлы колмак, күрәгә һәм кара җимеш кушып кайнаткан.
Шулай ук авыл учреждениеләре һәм оешмалары – мәдәният йорты һәм китапханә, мәктәп һәм балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты һәм почта бүлекчәсе коллективлары да зур активлык күрсәтте. Фестивальгә нәкъ менә Андреевкада старт бирелүе очраклы түгел. Чуаш милли мәдәниятенең Уяв район бәйрәме бу җәйдә нәкъ менә шушы авылда узачак.