Спартакиаданың икенче этабы бүген шәһәрнең төрле мәйданчыкларында узды. Нурлатта Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган район предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмалары коллективлары арасында II Спартакиада дәвам итә.
Бүген 7 команда катнашында икенче этап узды. «Нурлатнефть» идарәсе, район хастаханәсе, «НУАД», «ТНП-Зюзеевнефть», «Нурлатгаз» ЭПУ, мәгариф бүлеге һәм «Нурлат җылылык челтәрләре» вәкилләре спортның 7 төрендә үз көчләрен һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Ярышлар «Бораулаучы», «Батыр» спорт залларында һәм Мәдәният Сараенда узды. Исегезгә төшерәбез, предприятие, учреждение һәм оешма коллективлары арасында Спартакиада спортның 10 төре буенча уза. Моңа кадәр командалар чаңгыда ярыштылар. Киләсе этапта волейбол һәм футбол командалары очрашачак.