Нурлат бердәмроссиялеләре «Тарихи хәтер» партия проекты кысаларында өмә оештырды

2021 елның 17 апреле, шимбә

Халыкара тарихи урыннар һәм һәйкәлләр көне алдыннан алар гражданнар сугышы корбаннары һәйкәле территориясен, шулай ук «Тимерьюлчылар» скверын тәртипкә китерде. Яхшы традиция буенча, Нурлат бердәмроссиялеләре быел да гражданнар сугышы корбаннарына истәлекле мемориал территориясендә зур өмә оештырды. Партиялеләр, әйтергә кирәк, соңгы еллар дәвамында әлеге һәйкәлне үз карамашгына алып, һәрчак карап тота.

Быел да партиялеләрнең матур башлангычын 9 нчы «Тимерьюлчылар» ТИҮ һәм Нурлат шәһәренең 8 нче мәктәбе яшьармиячеләре хуплады. Уртак көч белән алар мемориал территориясен тулы тәртипкә китерделәр. Аннан соң барысы бергә кыска вакыт эчендә әлеге микрорайонда яшәүчеләрнең яраткан ял итү урынына әверелгән яңа сквер территориясендә эшләделәр. «Без ел саен монда аерым дулкынлану белән өмәләр уздырабыз. Һәйкәлләр турында кайгырту - үткәнне саклап калу гына түгел, киләчәк турында кайгырту да, яшьләрне патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт рухында тәрбияләү дә ул. Әлбәттә, бу микрорайонда яшәүчеләрнең дә, шулай ук ТСЖ эшчеләренең дә безнең инициативаны хуплауларын теләр идем, - дип билгеләп үтте "Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма секретаре, шәһәр Советы депутаты Ралия Ханиева.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International