Ярышларда Татарстан, Башкортстан, шулай ук Самара һәм Ульяновск өлкәләреннән килгән яшь спортчылар катнаша. Нурлат шәһәренең «Тулпар» спорт сараенда 2006-2007 һәм 2008-2010 елларда туган яшүсмерләр арасында самбо буенча Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган республика турниры уза. Республика турнирында Россиянең 4 төбәгеннән – Татарстан, Башкортстан, Самара һәм Ульяновск өлкәләреннән 16 команда катнаша. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аларның күбесе Нурлатта самбо ярышларында беренче тапкыр катнаша. Мәсәлән, Башкортстан Республикасының Октябрьский шәһәреннән килгән команда вәкилләренә 250 километрга якын юл үтәргә туры килде. Аларның командасының тренеры Равил Шәймөхәммәтов билгеләп үткәнчә, балаларга Нурлат шәһәре, шулай ук заманча «Тулпар» спорт сарае ошаган. Ярышларны ачу тантанасында район җитәкчелеге исеменнән район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Румия Фәтхетдинова сәламләде. Шунда ук ул Россия спорт мастерлыгына кандидат Илона Ерховага таныклык тапшырды.
Илона-алты тапкыр Татарстан чемпионы, самбо буенча Идел буе федераль округы беренчелеге җиңүчесе.
Ярышлар 15 авырлык категориясендә ике келәмдә уза.