Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге белем бирү үзәгендә кичә, изге Рамазан аеның дүртенче көнендә, яшь нурлатлылар өчен ифтар ашы оештырылды. Анда 90га якын бала катнашты.
Ифтар башланыр алдыннан аларга сәламләү сүзе белән район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов мөрәҗәгать итте. Ул Рамазан ае, мөселманнарның изге холыклары турында сөйләде. Балалар Коръән сүрәләрен укуда осталыкларын күрсәттеләр,чөнки аларның күбесе район мәчетләрендә ислам динен өйрәнү курсларында шөгыльләнәләр.