«Сөләйманов А.И.» КФХ, «Южная» АФ һәм «Нурлат сөте» җәмгыятендә арпа чәчү белән шөгыльләнәләр.
Нурлат районының авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре традиция буенча республикада беренчеләрдән булып чәчү эшләренә керештеләр. Шушы көннәрдә алар "Сөләйманов Ә. И.» крестьян-фермер хуҗалыгында һәм "Южная" АФында башланды, бүген басуларга "Нурлат сөте" ҖЧҖ дә чыкты. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, басуларда 10га якын чәчү агрегаты эшли.
Бүгенге көндә 693 гектарда чәчү эшләре башкарылган.