Нурлатта быелгы хәрби хезмәткә чакырылучыларны хөрмәтләделәр

2021 елның 16 апреле, җомга

Бүген, 16 апрель көнне, мәдәният йортында хәрби хезмәткә чакырылучылар көне үткәрелде.

Фойеда армиягә чакырылучылар өчен, ә бу язда Нурлаттан илне якларга 70кә якын егет китәчәк, аларның әти-әниләре һәм чара кунаклары өчен күргәзмә оештырылды: 1 нче мәктәп укучылары спортта, фәнни-гамәли һәм иҗади эшчәнлектә үз талантларын күрсәттеләр, яшь армиячеләр хәрбиләрчә сәламләделәр, "Форпост" үзәге вәкилләре автомат сүтеп-җыюда осталыкларын күрсәттеләр, ә "Сугышчан туганлык" әгъзалары үзләренең эзләү экспедицияләре турында сөйләделәр.

Сәхнәдә район үзешчәннәре, балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр чыгыш ясады. Алар кунакларга матур һәм эчтәлекле концерт номерлары бүләк итте.

Егетләрне алар тормышындагы бу истәлекле көн белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Морадыймов, Үзәк хәрби округның баш инспекторы, отставкадагы генерал-майор Анатолий Молоствов, Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы хәрби комиссары Заһир Абдуллин котлады һәм теләкләрен җиткерде.

Шунда ук Руслан Морадыймов шәһәрнең 1нче мәктәбенең физкультура укытучысы Елена Әхмәдиевага, укучылар Виктория Ксенофонтова, Тимур Сафин, Карина Кочетковага "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтын билгеләрен тапшырды.

Егетләрнең беренче төркеме 20 апрельдә китәчәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International