Нурлатта Көньяк урамында яшәүчеләр гомуми җыелышта үз урамнарын төзекләндерү турында фикер алыштылар.
Шәһәр Советы Рәисе урынбасары Владимир Кашкаров, депутатлар, 9 нчы «Тимерьюлчылар»ТИҮ Советы әгъзалары белән Көньяк урамын төзекләндерү буенча өмәләр кысаларында нинди эшләр башкарылуы турында фикер алыштылар. «Актив кешеләр тарафыннан актуаль проблемалар күп кузгатылды. Алар үз урамнарын яраталар, аны төзек рәвештә сакларга тырышалар, дус-тату яшиләр һәм яшь буынны патриотизм һәм үзара ихтирам рухында тәрбияләү максаты белән ел саен үз урамнары бәйрәмен үткәрүне планлаштыралар. Ә бу урамда балалар күп», – дип билгеләп үтте 9 нчы ТИҮ рәисе Александр Собольков. Җыелышта аеруча кискен хуҗасыз йортлар мәсьәләсе күтәрелде. Яшәүчеләр билгеләп үткәнчә, алар янгын куркынычы чорында бигрәк тә куркыныч тудыра. Шулай ук Куйбышев урамы - Көньяк тыкрыгындагы юлны ябарга һәм бу урында балалар мәйданчыгы төзергә тәкъдим ителде