Санитар-экологик икеайлык кысаларында нурлатлылар шимбә көнне генә түгел, ә эш көннәрендә дә чисталык урнаштыралар. Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге Тәгълим үзәге территориясендә бүген аеруча җанлы. Биредә Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре, аерым алганда, мәгариф, төзелеш, төзекләндерү һәм шәһәр хуҗалыгы, архитектура, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, шулай ук тәртип саклау җәмәгать пункты хезмәткәрләре өмә үткәрә. Ир-атлар чәчәк түтәлләренә җир казый, хатын-кызлар территориядә тырмалар белән җыештыра