«Буратино» балалар бакчасы «ЭКОЯЗ -2021» акциясендә катнаша

2021 елның 16 апреле, җомга

«Без барыбыз да - табигать балалары!» - шундый девиз белән «Буратино» балалар бакчасы педагоглары «ЭКОЯЗ - 2021» республика акциясенә кушылды. Кояшлы көннәрнең берсендә бу коллектив бердәм булып чираттагы өмәгә чыкты. Бу юлы алар шикәрчеләр микрорайонында урнашкан "Юлдаш" чишмәсе территориясен тәртипкә китерергә булды. Берничә сәгать эчендә алар тау битендәге коры үлән, кцзге яфракларны, чүп-чар җыйдылар. Хәзер шәһәр халкы тәмле су алырга тирә – ягы җыештырылган, тәртипкә китерелгән чишмәгә килә алачак.

"Экологик тәрбия - безнең эштә мөһим юнәлешләрнең берсе. Мондый чараларда катнашып, без бакчабызда тәрбияләнүче балаларга  табигатькә карата дөрес мөнәсәбәт үрнәге күрсәтәбез, аларга экологик һәм әхлакый җаваплылык хисе тәрбиялибез», - дип билгеләп үтте балалар бакчасы мөдире Гөлсинур Әбделмәнова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International