Нурлатта “Тукайны укыйбыз” конкурсы узды

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген «Киләчәк» иҗат үзәгендә «Тукайны укыйбыз» муниципаль конкурсы узды. Биредә яшь нурлатлылар 3 яшь категориясендә, 4 номинация буенча: сәнгатьле уку, театральләштерелгән тамашалар, җырлар башкару, кул эшләре юнәлешләре буенча көч сынашты. Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан конкурста катнашу өчен эшләр бары тик татар телендә генә кабул ителде. Үз иҗаты белән укучылар сөендерде, иртәгә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр ярышача. Конкурста җиңүчеләр 26 апрельдә узачак Гала-концертка чакырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International