Нурлат районында язгы кыр эшләре темплары арта

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Басуга беренчеләрдән булып чыккан «Сөләйманов А.и.» һәм «Южная» хуҗалыкларына атна дәвамында башка, кечерәк хуҗалыклар да кушылды.

«Аграрий»хуҗалыгында да язгы кыр эшләренә бердәм керештеләр. Егоркинодан ерак түгел 120 гектар мәйданда люцерна басуында эш башланды. Әлеге участок иртәрәк өлгергәнгә генә түгел. Хуҗалыкта азык культураларына игътибар аеруча зур – 1000 гектар җирнең 400 гектарын күпьеллык үләннәр били. Моннан тыш, 80 гектарга якын көзге культуралар бар, калган участокны сабан культуралары утыртылган. Алга таба эш җайга салынып барсын өчен, баштан ук аңа күтәренке кәеф белән керешергә кирәк. Хуҗалыкның тәҗрибәле механизаторлары моны яхшы белә. Шуңа күрә һәркем күтәренке кәеф белән чыкты, үз алдына җитди планнар куйды. Өстәвенә, моңа һава шартлары да ярдәм итә, чөнки кояшлы җылы көндә эшләү дә бер ләззәт бит. Әмма бу бераз сагайта да: тукландыру, тырмалау кебек мөһим агрочаралар үткәрү белән соңга калу куркынычы да икеләтә арта.

Кыр коры инде. Узган елларда дымлы булган участоклар да кипкән. Шуңа күрә озакка сузарга ярамый, барлык көчләрне туплап, югары темплар белән эшләргә кирәк, – ди Олег Перепелкин, ул үз тракторында басуга ашлама кертә. Ялга ул төшке ашка һәм бункерга яңа ашлама салу өчен генә туктый.

Бу процессны да биредә озакка сузмыйлар: икенче механизатор Иван Васильев кырның икенче башында гына. Ул авылдан ашламаны бик тиз алып килә, аны капчыклардан бункерга бушата. Иван быел гына "Аграрий"да эшли, моңа кадәр күрше хуҗалыкта эшләгән. Шулай ук төрле техникада эшләү тәҗрибәсе бар, димәк, биредә дә эшсез калмаячак.

Ашлама керткән участокларны бер үк вакытта тырмалыйлар да. Моның белән Игорь Кашаев шөгыльләнә. Ул да кыр кырыена тырмаларны чистарту һәм яңадан эшкә керешү өчен генә туктала-тырмалау шулай ук дым булганда әйбәтрәк бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда 20 000 гектардан артык көзге культуралар, 11 мең гектар күпьеллык үләннәр бар. Бүгенге көндә 2900 гектарда уҗымнар, 7500 гектарда күпьеллык үләннәр тукландырылды, 3400 гектарда күпьеллык үләннәр тырмаланды. Шул ук вакытта хуҗалыкларда орлыкларны инкрустацияләү бара.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International