Бүген, 15 мартта, Нурлат районының барлык мәктәпләрендә 11 сыйныф укучылары йомгаклау иншасы язалар.
Бу имтихан сынавы дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертү мөмкинлеге булып тора. Узган ел инша декабрьдә язылса, быел аның датасын 15 апрельгә күчерделәр. Нурлат мәгариф бүлегендә хәбәр итүләренчә, быел мәктәпне 204 чыгарылыш сыйныф укучысы тәмамлый.