Агымдагы елның 5 апреленнән «Татэнергосбыт» АҖнең Чистай филиалы - Нурлат клиентлар офисы начальнигы итеп Илдус Әхмәдиев билгеләнде.
Илдус Хәсән улы 1979 елда туган, югары техник белемгә ия. Элек ул әлеге оешманың инженер-инспекторы булып эшләгән.