2 нче Бутаиха поселогы, «Түбән Нурлат», «Кормыш» территориаль иҗтимагый үзидарәләре - җиңүчеләр рәтендә. Бүген Казанда «Татарстан Республикасының иң яхшы ел территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр.
Бүләкләнүчеләр арасында - «Түбән Нурлат» шәһәренең 3 нче иҗтимагый үзидарә рәисе Әфрүзия Тямаева, Мамык авыл җирлегенең Бутаиха поселогы 2 нче иҗтимагый үзидарә рәисе Халисә Гобәйдуллина һәм Нурлат шәһәренең 8 нче «Кормыш» иҗтимагый үзидарә рәисе Рауза Ханеня. «Түбән Нурлат» территориаль иҗтимагый үзидарәсе конкурста икенче, «Бутаиха» территориаль иҗтимагый үзидарәсе – өченче, «Кормыш» территориаль иҗтимагый үзидарәсе дүртенче урынны алды. Җиңгән өчен бүлеп биреләчәк грантлар әлеге иҗтимагый үзидарә территорияләрендә төрле инициативаларны гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк. "Безнең микрорайонда Яшьләр спорт белән шөгыльләнә. Волейбол, футбол командалары бар, көрәш белән мавыга. Әмма, кызганычка каршы, бездә шөгыльләнү өчен заманча спорт мәйданчыгы юк. Грант акчаларын спорт мәйданчыгы төзүгә файдаланачакбыз. Анда төрле яшьтәге кешеләр спорт белән шөгыльләнәчәк», – дип планнары белән уртаклашты Әфрүзия Тямаева.