Нурлатта «Татарстанның Чуваш чибәре-2021» республика матурлык һәм талант конкурсының муниципаль этабы узды. Аның нәтиҗәләре буенча финалда Нурлат данын Егоркино авылыннан Анастасия Павлова яклаячак: ул район этабында 1 урынны яулады. Анда 7 кыз – Адилә Кузьмина, Рәисә Кузьмина, Снежана Уфимова, Яна Кузьмина, Мария Антипова, Анастасия Павлова, Екатерина Ильина катнашты. Алар үзләре, гаиләсе һәм мавыгулары турында сөйләделәр, иҗади номер күрсәттеләр һәм милли ризыклар белән сыйладылар.
Яхшы чыгышлары белән конкурсантларны жюри әгъзалары да котлады. Аның составына район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Рәхмәтуллина, Нурлат шәһәре Халыклар Дуслыгы Йорты директоры Галина Терентьева, “Татарстанның Чуваш чибәре-2021” республика матурлык һәм талантлар конкурсы директоры Сильвия Чаркина, Мәдәниятне үстерү үзәге башлыгы Рәзилә Әхмәдиева керде.