Чишмәдә яшәүче Маһинур Госман кызы Тимербикова бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Хезмәт ветеранын истәлекле дата белән бүген район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов котлады. Ул аның күтәренке рухына соклануын, Бөек Ватан сугышы елларында һәм сугыштан соңгы елларда фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде, матур гомер һәм саулык-сәламәтлек теләде. Шулай ук ул юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Маһинур Усмановна, үз чиратында, ихлас күңелдән рәхмәт әйтте һәм күз яшьләре белән: «Бөтен авырлыкларны да кичереп була, тик сугыш кына булмасын иде!», -дип теләде.
Аның балачагы һәм яшьлеге безнең ил өчен авыр елларга туры килгән, ул, 4 класс белем алып, өлкәннәр белән бергә кырда эшләгән: үгезләр җиккән җир сөргән, көлтә бәйләгән. Сугыштан соң да колхозда эшләгән. Ире Хәйдәрҗан Галимҗан улы белән биш бала үстергәннәр, кызганычка каршы, аларның дүртесе инде вафат булган. Бүген Маһинур Усмановна улы Рәфыйк һәм килене Әлфия янәшәсендә, якыннарының ихтирамын һәм игътибарын тоеп, 4 оныгы һәм 10 оныкчыгының уңышларына шатланып гомер кичерә. Менә бүген дә - «үзәни»ләренең юбилее көнендә, оныклары һәм оныкчыклары, барлык туганнары һәм якыннары зур өстәл артына җыелып, аңа иң изге теләкләрен җиткерәчәкләр.